Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче
РУШАНИЯ СОЛТАН кызы ӘХМӘДУЛЛИНА
7 сентябрьдә юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең якты, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын!
Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Гаилә шатлыгы, балаларыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Еллар уза диеп моңсуланма,
Гел яшьлектә калсын күңелең.
Шатлыкларга күмелеп, безнең белән
Гөрләп үтсен калган гомерең.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Кояш бирсен наз һәм яктылык.
Балаларың, туганнарың сиңа
Китерсеннәр иде гел шатлык.
Гомерләрнең кадерләрен белеп
Яшик әле җирдә куанып.
Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрмә,
Тормышыбыз торсын нурланып.
Сиңа иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рамил,
балаларың Илһам, Эльмир.
Нет комментариев