Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 апреля 2019, 13:20

1170

0

0

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Люция Илтөзәр кызы  Галләмова

6 апрельдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Яраткан туганыбыз, сине гомер бәйрәмең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: киләчәктә дә бүгенгедәй туган җанлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел бул. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, туганыбыз Марат белән озын гомер итәргә, гаилә шатлыгы, балаларың, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Синең бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа – нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да – синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе.

Без сине, Люция, бик яратабыз!

Туганлыкны саклап яшик шулай,

Бер-беребезнең хәлен белешик.

Шатлык килсә, бергә уртаклашыйк,

Борчуларны бергә бүлешик.

Иң изге теләкләр белән,

туганнарың Равил-Гөлнур, Рәмис, Айрат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев