Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 февраля 2019, 08:30

1229

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче

Ильяс Габбас улы  Шәйхетдиновка

5 нче февральдә  60 яшь тулды.

Кадерлебез, сине юбилеең белән ихлас котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез.  Син матур гаиләдә, тәүфыйклы балалар үстереп, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итеп, тормыш иптәшең Рәсимә өчен ышанычлы гомер юлдашы, ә безгә сабыр, ярдәмчел туган булып яшисең. Һәрчак киң күңелле, мәрхәмәтле, изге күңелле син. Кайчан кайтсак та, безне ачык йөз белән каршы алып, озатып каласыз, әтиебезне кайгыртып яшисез. Тигез тормышта, балаларыңның игелеген күреп, оныкларга куанып, озын гомер итүеңне телибез.

Иртә таңда чыккан кояш

Көн дә сиңа бәхет китерсен.

Матур булсын синең тормыш юлың,

Кайгы җиле бер дә төшмәсен.

Юбилееңда изге, матур хисләр

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез чын күңелдән

Барыбыз да бергә кушылып.

Иң изге теләкләр белән,

Фазыйл һәм Рәшидә Әгъләмовлар гаиләсе.

Сургут шәһәре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев