Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 5 гыйнвар 2021 - 08:30
    310
    0
    0

    Лашман авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

    Рузалия Әхтәм кызы Нуртдинованың

    6 гыйнварда туган көне – 55 яшьлек юбилее.

    Кадерле кызым, яраткан апабыз!

    Сине матур гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Син - кайгыртучан, олы йөрәкле, киң күңелле, туган җанлы, барыбыз өчен дә киңәшче  һәм терәк тә. Юбилеең белән тәбрик итеп, теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз – көннәрнең аязын, сәламәтлекнең корычтай ныгын, бәхетнең иң олысын.

    Юбилеең белән котлап,

    Зур бәхетләр сиңа телибез.

    Үзең кешелекле булган өчен,

    Олылыйбыз бүген сине без.

    Тыныч күңел белән озак яшә,

    Бәхет-шатлык татып дөньяда.

    Игелек һәм муллык диңгезеннән

    Мул өлешләр чыксын сиңа да.

    Иң изге теләкләр белән, әниең Нурсинә,

    туганнарың Гүзәлия-Рәфкать, Рәмзия-Рәшит.

    Безнең теләкләргә балаларыбыз һәм барлык туганнар да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: