Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 4 август 2020 - 08:00
    430
    0
    2

    Чирмешәндә гомер итүче кадерле әниебез

    Мәрьям Рәшит кызы Сәлаховага

    5 августта 50 яшь тулды.

    Изге күңелле, сабыр холыклы, якты йөзле, туган җанлы газиз әниебезне шул күркәм бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Өч дистә елга якын гомерен Чирмешән үзәк шифаханәсендә теш табибы вазыйфасын башкара ул. Үз хезмәтеңне белеп, гомереңне кешеләр сәламәтлеге өчен багышлагансың, әле дә үз эшеңә тугры хезмәт итәсең.

    Әни, гел шундый ачык күңелле, ягымлы, эшләгән эшләреңнең, кылган изгелекләреңнең игелеген күреп, өебезнең нуры, якты кояшы булып яшә. Без сине бик яратабыз.

    Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

    Ягымлы,шат булсын күңелең.

    Озын гомер, бәхет-шатлык белән

    Бер кайгысыз үтсен гомерең.

    Иң изге теләкләр белән, балаларың:
    Алсу-Ильдан, Сәид; Алисә.

    Бу теләкләргә барлык туганнарың һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: