Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 июля 2019, 10:00

1195

0

3

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче кадерле әниебез 

 Галия Вәли кызы  Назыйрованың

5 июльдә гомер бәйрәме – туган көне.

Кадерле әниебез, сине туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомереңдә тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатлелеген, мәрхәмәтлелеген, игьтибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл жефетең, әтиебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит! Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа! Әниебез - алтын бөртегебез, туган көнең белән! Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әниебез, җылы йортыбыз.

Котлап сине бәйрәмең белән,

Без телибез шатлык-сөенеч.

Урап үтсен сине һәрвакытта

Сагыш уты, борчу-көенеч.

Бу гомерләр, искән җилләр кебек,

Сизелмичә үтеп китәләр.

Гомер юлларыңда, бәхет теләп,

Гел елмайсын якты иртәләр.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын әле озак еллар

Кунак булып җирдә йөрергә.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу –

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була

Кайгыларың булса - югала.

Уйлама әле, картаям, диеп,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең.

Урыннарың булсын гел турдә.

Иң изге теләкләр белән,  балаларың: Рамил-Ильза, оныкларың - Әминә, Ясминә,

тормыш иптәшең - Камил.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X