Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 июня 2021, 08:45

1456

0

0

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында яшәүче ТӘНЗИЛӘ МИНТАҺИР кызы МОГЫЙЗОВАның

5 июньдә 55 яшьлек юбилее!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Без кеше булсыннар дип, кичергән йокысыз төннәрең, безгә кылган игелекләрең өчен бүген синең алда баш иябез. Әткәебез белән безне кадерләп үстердегез. Син – безнең таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең, җылы

сүзләрең, нурлы йөзең өчен бик зур рәхмәт сиңа, әни!

Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу –

Нинди рәхәт бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле картаям дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә,

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Тәлгать;

балаларың Дамир-Чулпан, Илхат-Лилия, Зәринә-Илшат;

оныкларың Әмирхан, Зөлфия, Алмаз, Алия, Кәрим, Камил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев