Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 апреля 2021, 08:50

1199

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, хәзер Югары Кәминкә авылында яшәүче туганыбыз

Әлфия Хөснелгата кызы Җиһаншинага 5 апрельдә 70 яшь тула.

Кадерле сеңелебез, апабыз сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз, озын гомер, бәхет, шатлык, җан тынычлыгы, саулык телибез. Киләчәктә дә кайгы-хәсрәткә бирешмә, көчле рухлы, изге күңелле булып кал. Кайчан гына барып керсәң дә, син безне ачык йөз белән каршы аласың, барысы өчен дә Аллаһының рәхмәте яусын.

39 яшеңдә биш бала белән тол калдың, киявебез Шәрипҗан, ни кызганыч, бакый дөньяга бик иртә күчте. Ул гаиләдә унынчы – төпчек бала иде. Каенанаң Өммекәмәл әбине карап, матур итеп соңгы юлга озаттың. Өч балаңа югары белем, икесенә техникум белеме бирдең, алар дип көне-төне эшләдең. Хәзер инде кадерле әни, кадерле әби булып яшәргә язсын, йә Раббым!

Олы җаның, изге күңелең өчен

Барыбыздан сиңа мең рәхмәт.

Акыллы да, сабыр да син,

Тыйнак һәм дә итагатьле.

Гомер буйларына сау-сәламәт

Булсаң иде чиксез бәхетле.

Иң изге теләкләр белән, апаң Тәслия (Чирмешән).

Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X