Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 декабря 2020, 08:10

1124

0

1

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче Ирек Гали улы Гыйматдиновның

4 декабрьдә 60 яшьлек юбилее.

Сабыр холкы, киң күңеле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Тумыштан ук Ходай аның күңеленә иман иңдергән, кешелеклелек орлыкларын мулдан салган. Салкын кышларда тууга карамастан, синең күңелеңнән җылылык бөркелә. Гадел, намуслы, ярдәмчел, тырыш, мәрхәмәтле булуың белән безгә үрнәк син.

Гомер юлың озын булсын,

Тыныч тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәверең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

һәрбер якты көннең иртәсе

Килсен иде көләч нур булып.

Сәламәтлек, шатлык юлдаш булсын,

Куанычлар торсын ургылып.

Иң изге теләкләр белән,
тормыш иптәшең Дилә, балаларың, оныкларың.

Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев