Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 марта 2020, 08:00

742

0

0

Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле булган әниебез, әбиебез,

апабыз Әфрүзия Сибгат кызы Абдуллинаның

5 мартта күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып күкрәк сөте белән иман иңдерүче Әни! Авыр чакларда күкрәгеңә кысып “җан җимешем, балам! Сабыр булыгыз, түзем булыгыз” дип, чын күңелдән борчылучы әниебез, әбиебез, апабыз! Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Тормышыбызның яме дә, яшәүнең тәме дә булмас иде.

Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәте, туар таңнарыңның кояшлы, баскан адымнарың нык, күңелеңдәге җан җылыңның нуры сүнмичә, сүрелмичә без – балаларыңа, туганнарыңа яшәеш чыганагы булып торырга насыйп итсен. Балаларыңнан, туганнарыңнан куанычлы хәбәрләр, җылы сүзләр генә ишетеп, якыннарыңның күңел җылысын тоеп яшәвеңне телибез. Тормышның бәхетлесе, шатлыклысы сине алда көтеп торсын.

Синдәй әниебез, әбиебез, апабыз булуың белән без чиксез бәхетле.

Сине яратып, Әшраповлар, Абдуллиннар,

Галәүетдиновлар, Каюмовлар, Шәрифуллиннар, Сафиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев