Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 октября 2020, 08:10

1662

0

2

Котлыйбыз!

Югары Чегодай авылында туып үскән,

хәзер Чирмешәндә яшәүче КАМИЛ ӘХМӘТ улы НАЗЫЙРОВка

3 октябрьдә 60 яшь тула.

Кадерле ирем, әтиебез, бабабыз, шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, әниебез Галия белән тигезлектә, муллыкта озын-озак яшәвегезне телибез. 

Син,  әти,  безнең  өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше,  таянычыбыз,  ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтендә, кадерле бабай булып, сөеп-сөелеп озак итеп яшәргә язсын иде. Рәхмәт сезгә ярдәмегез, зур тормышка аяк бастыруыгыз өчен. Аллаһыга шөкер, сез безнең горурлыгыбыз, чын әти-әни, без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итеп, сезнең алда баш иябез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә саулыкта, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа.

Сине хөрмәт итеп, тормыш иптәшең,

балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X