Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 2 август 2020 - 08:20
    260
    0
    0

    Урманасты Үтәмеш авылында туып үскән, хәзергесе вакытта Чирмешәндә яшәүче

    ЭЛЬМИРА ХАҖИП кызы ГАЛИМОВАның 3 августта 55 яшьлек юбилее!

    Хөрмәтле Эльмира Хаҗиповна! Тормыштагы борчу-мәшәкатьләрне уртаклашып яшәрлек көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче, һәрвакыт таяныч булырдай хезмәттәшебез. Сезне бүгенге бәйрәмегез белән котлап исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Аллаһы Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын, ныклы саулык белән рухыгызны сындырмыйча, рәхәт тормышта яшәргә насыйп булсын.
    Киләчәктә дә тормыш киртәләрен җиңеп, еллар агымыннан калышмый, озын, мәртәбәле хезмәт юлы узуыгызны теләп калабыз.
    55 ел да үтеп киткән икән
    Сез дөньяга килгәннән бирле.
    Тормыш һаман хезмәт таләп итә,
    Тормыш һаман матур һәм серле.
    Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне,
    Суынмасын йөрәк җылыгыз.
    Җәйләр белән бергә килеп җиткән
    Куанычлы туган көнегез.
    Безнең теләк сезгә: 100 ел яшәгез,
    Өзелмәсен җирдә сыегыз!

    Ихтирам белән, үзәк ашханә хезмәткәрләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: