Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче кадерле туганыбыз
Рушания Сабирҗан кызы Шакированың
2 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине ихлас күңелебездән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы туганыбыз. Гел шулай көләч йөзле, мәрхәмәтле бул. Без сине чын йөрәктән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәкләргә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа,
Сәламәтлек, шатлык-уңышлар!
Иң изге теләкләр белән,
туганнарың Наил-Галия, Наилә, Хәким-Гөлүсә һәм аларның балалары.
Нет комментариев