Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 28 октябрь 2020 - 08:45
    214
    0
    0

    Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез Нурислам Ильяс улы Гатинның

    29 октябрьдә туган көне – аңа 65 яшь тула.

    Яраткан якын кешебез! Чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык исәнлек, гаилә бәхете, әниебез Рәшидә Гариф кызы белән бергә гел шулай тигез, матур итеп тормыш юлын янәшә атлавыгызны телибез. Без – балаларыгыз, оныкларыгыз сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

    Котлы булсын, әти, туган көнең,

    Кояш кебек балкый йөзләрең.

    Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән

    Үтсен синең гомер көзләрең.

    Гомер үтә диеп моңсуланма,

    Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.

    Алтын төсендәге якты көннәр

    Барыр юлларыңны бизәсен.

    Матур тормыш, сәламәтлек теләп

    Туган көнең белән котлыйбыз.

    Шатлык белән озын гомер үтеп,

    Яшәвеңне генә телибез.

    Иң изге теләкләр белән, балаларың Гөлчирә-Альберт, Гөлназ-Раниль;

    оныкларың Аида, Сабина, Сәйдәш, Наил һәм әниебез Рәшидә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: