Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

07 июля 2020, 13:26

704

0

1

Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче Мидхәт Мифтах улы Кәримовка

8 июльдә 60 яшь тула.

Кадерле әтиебез, сине олы бәйрәмең –  юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа кояш нурыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, тормыш иптәшең һәм балаларыңның күңел җылысын тоеп, изгелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туар таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең гел аяз булсын. Безнең өчен, син, әти генә түгел – чын дус та, саклаучы да, кыен чакларда кәеф күтәрүче дә. Безне шатландырып, әниебез Фәнисә белән тигез гомер итәргә язсын сезгә.

Юкка гына әтиләрне

Имәнгә тиңләмиләр.

Гаиләнең баганасы

Һәм терәге әти диләр.

Халык әйткән бу тапкыр сүз

Туры килә әти сиңа.

Ярый әле синдәй уңган

Әти насыйп булган безгә.

Нишләр идек бу дөньяда

Син булмасаң яныбызда.

Барысы өчен чын күңелдән

Рәхмәт сүзе җаныбызда!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәнисә һәм балаларың Салават-Илүсә, Азат, Инсаф.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев