Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 мая 2018, 14:00

1037

0

0

Котлыйбыз!

Классташыбыз

Минсәгыйть Закир улы Шакировка

1 июньдә 70 яшь тула.

Хөрмәтле Минсәгыйть Закирович!

Ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез.

Сезне гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле, абруйлы, күпкырлы шәхес, талантлы һөнәр иясе буларак беләбез, хөрмәт итәбез.

Сез туган җиребез Чирмешәннең затлы шәхесе булдыгыз, хакимият җитәкчесе булып эшләгән чорыгызда районыбыз югары күрсәткечләргә иреште, халкыбызның социаль-көнкүреш дәрәҗәсе яхшырды.

Сыйныфташыбыз Минсәгыйть! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз нык, гомерегез озын булсын!

Гомер – тауга менеп төшү.

Тау түбәсе – кыядыр:

Кыя тик кыю кошларга -

Бөркетләргә оядыр.

Шушы яшьтә – Син кыяда:

Күзеңнең очлы чагы,

Болытларга атылырга

Канатың көчле чагы.

Бәйрәмең торсын җим булып -

Бер алтын бөртек булып!

Ходай бирсен озак еллар

Яшәргә Бөркет булып!!!

Хөрмәт белән, Лашман мәктәбенең
1966 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев