Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 мая 2018, 09:44

972

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән,

хәзер Казанда эшләүче һәм яшәүче туганыбыз

Минсәгыйть Закир улы Шакировка

1 июньдә - 70 яшь.

Кадерлебез, сине матур бәйрәмең – юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Хөрмәтлебез, туганыбыз! Син үз көчең, тырышлыгың һәм зирәклегең белән үр арты үр яуладың, республика дәрәҗәсендә абруйлы, эшлекле, ихтирамлы җитәкче булып танылдың. Чирмешән районын җитәкләгән дәвердә туган төбәгеңне сулы, газлы, юллы иттең. Синең тырышлыгың белән төзелгән заманча биналар, торак йортлар бихисап. Йокысыз төннәр, исәнлегең бәрабәренә эшләдең. Бу дөньяда син үзең өчен яшәмәдең - халык өчен дип эшләдең, тырыштың. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырдың. Син туганнарга ныклы терәк. Шатлык-уңышларыбызга безнең белән сөенәсең. Барлык изгелекләрең өчен чиксез рәхмәтлебез без сиңа. Киләчәктә дә эшләрең гөрләп барсын. Тормышка ямь өстәп, авырмый, гаиләң белән озын гомер ит, оныклар бәхетен күреп яшә!

Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен,

Бәхет, шатлык озата барсыннар.

Язмышлар да сиңа гел яхшылык,

Гел уңышлар гына язсыннар.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Нурлы булсын синең күңелең.

Сәламәт бул, ак бәхетләр белән

Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

Олыгаям диеп һич кайгырма,

70 яшь ул – матур чак кына.

Балаларың, туганнарың белән

Кадерен белеп яшәр чак кына.

Сине хөрмәт итеп, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев