Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 августа 2018, 10:34

1220

0

5

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче сөекле, газиз әниебез,

яраткан әбиебез Фәния Баязит кызы Хәмидуллинаның

29 августа туган көне – юбилее!

Кадерле әниебез! Сабый чактан безне иркәләп-назлап, тиешле белем биреп, тәрбияләп, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнең, безгә һәрвакыт терәк булганың өчен Сиңа мең кат рәхмәтлебез! Син безнең өчен үрнәк: һәрбер кешегә карата киң күңелле, тормышта нинди кыенлыклар булса да, гадел һәм кешелекле булып каласың! Кайда гына йөрсәк тә, торсак та, күңелебез һәрчак сиңа, туган өебезгә тарта! Ә Син, үз чиратыңда, безне һәрвакыт ачык йөз, мул табын белән каршы аласың, фатихаңны биреп озатып каласың!

Әниебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, безне куандырып бик озак еллар бергә гомер итәргә язсын Ходай!

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,

Килә Сине тәбрик итәсе.

Килә Сиңа бәхет кенә теләп,

Матур сүзләр генә әйтәсе.

Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,

Чәчләреңә бәсләр кунса да.

Иң кадерле кешебез Син безнең,

Ничә генә яшең тулса да.

Әле һаман без дип яшисең Син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,

Һәрвакытта бул үз көчеңдә.

Сине шулай исән-имин күрү –

Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Балаларың Ләйсән – Ленар, Гөлназ – Радик,

Дамир – Регина, оныкларың Әмир, Ислам, Марат, Нурия, Камил.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев