Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 июля 2018, 08:15

1417

0

1

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында яшәүче

Мәсхүт Галимҗан улы Баһаветдинов

24 июльдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле әтиебез, сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, үрнәк әти, таянычыбыз, киңәшчебез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тормышыбызга ямь өстәп, сау-сәламәт булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп озак яшәвеңне телибез.

Һәрвакытта булып өйнең яме,

Авыр чакта безгә нык терәк,

Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син бит, әти, безгә бик кирәк.

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Эльмира

һәм кызларың Ләйсән, Ләйлә, Динә.

Әлеге теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев