Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 июня 2018, 08:00

1217

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән,

хәзер Зәй шәһәрендә гомер итүче кадерле туганыбыз

Гөлфия Әхмәт кызы Хәмидуллинага

25 июньдә 50 яшь тула.

Туганыбыз, юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез.

Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык тормыш иптәше, әни, әби. Сиңа гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, ару-талусыз юллар, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп мул тормышта яшәргә насыйп итсен.

Яшәү дәфтәрегездә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

Гомер юлың пар канатлы үтсен,

Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.

Тормыштагы кылган игелегең

Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Бездән теләк һәрчак якты сиңа,

Шатлык кына, гел изге.

Туганнарың белән гөр килешеп

Сау-сәламәт яшә гомереңне.

Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың.

Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев