Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 22 июнь 2018 - 08:25
    387
    0
    0

    Кадерле кешебез Рәвхать Габбас улы Фәттаховның

    24 июньдә 50 яшьлек юбилее.

    Кадерлебез, сине матур тормыш бәйрәмең белән тәбрикләп корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, күтәренке кәеф телибез. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Киләчәктә дә шатлыкта, куанычта, бәхеттә, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын иде!

    Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

    Ягымлы, шат булсын күңелең.

    Озын гомер, бәхет-шатлык белән

    Бер кайгысыз үтсен гомерең.

    Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,

    Юлларыңда гел уңыш булсын.

    Канатларын җәеп фәрештәләр

    Җил-давылдан сине сакласын.

    Сине яратып, тормыш иптәшең Гүзәлия,

    улларың Рауф һәм Рөстәм.

    Безнең теләкләргә әниең, әбиең
    һәм барлык туганнар да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: