Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 августа 2018, 14:30

2927

0

1

Котлыйбыз!

Туймәт авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Гакыйлә Сибгат кызы Галәүтдинованың

22 август көнне - 65 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдаш булсын.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр, Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Барлык кылган игелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен бик зур рәхмәт. Без сине бик яратабыз.

Кояш җылысына җыелгандай

Сыенабыз, әни, яныңа.

Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,

Яшә, әни, яшә тагын да!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Гомерләрең озын булсын синең,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә, безнең өчен җирдә,

Син иң изге һәм иң кадерле.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Марс Кәшиф улы, балаларың Марсель, Альберт-Эльвира, Гөлназ-Рәсыйх, оныкларың Мансур, Рөстәм, Эльвина, Исмәгыйль, Мөхәммәт. Чирмешәннән – Нурлыгаен, Миннури, Гамилә-Әсхәт, Рәзилә-Рамил, Гөлнур-Алмаз, Вәлирәхман-Ландыш (кода-кодагыең), Туймәттән – Ильяс Әһлиуллин, Кадрия-Наил, Әфрүзия апа гаиләсе, Чаллыдан – Рәмзия-Шәһит, Әлкәйдән Габделәхәт абый гаиләләре.

Бу теләкләргә калган барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган конен котлы булсын Гакыйлэ апа!Исэнлек,саулык,тигез, тыныч тормыш телэп калабыз!Мэнге рэхэттэ яшэргэ насыйп булсын!!!