Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 мая 2018, 11:24

1136

0

5

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче кызым,

туганыбыз Гөлсинә Сирач кызы Мотыйгуллинаның

22 май көнне олуг юбилее.

Кадерлебез, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Бик иртә тол калып, ике кызыңны тәрбияләп олы тормыш юлына озаттың. Авыр вакытларың күп булса да, син бирешмәдең, эштә дә, тормышта да сабыр булдың. Бүген оныкларыңны тәрбияләүдә булышасың. Без - туганнарың өчен дә һәрвакыт киңәшче, ярдәмче син. Рәхмәт, апа, барысы өчен дә. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Сиңа бездән бер генә теләк - саулык, ә тән сихәтлеге ул - озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

Иң изге теләкләр белән, әниең Миннур;

гаиләләре белән, сеңелең Илһамия, энеләрең Рәфыйк һәм Рәфкать.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X