Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

07 июля 2020, 07:54

708

0

3

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

ГАЛИЯ ВӘЛИ кызы НАЗЫЙРОВАга 5 июльдә 60 яшь тулды.

Кадерлем, Ходай сине миңа бүләк иткәнгә бик бәхетлемен. Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә язмыш безне кайгыхәсрәтләр белән сынамасын, пар канатыбызны каермасын, озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.

Рәхмәт сиңа, җаным-җәмәгатем,

Тормыш йөген икәү тартканга. Сикәлтәле юлларны үткәндә

Сер бирмәгән өчен ятларга.

Рәхмәт сиңа, җаным-карлыгачым,

Мине аңлап, юлны биргәнгә.

Ир – баш, хатын – муен, диеп,

Тормыш юлын ипләп үткәнгә.

Рәхмәт сиңа, җаным-сөеклем,

Гомер буе сабыр булганга.

Сабыр төбе – сары алтын, диләр,

Шул сүзләрне истә тотканга.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Камил. Әлеге теләкләргә балаларыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев