Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 июля 2020, 08:06

853

0

0

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында яшәүче МӘНЗҮРӘ МИНХӘМӘТ кызы НӘФЫЙКОВАга

(Гыйләҗевага) 18 июльдә 80 яшь тула.

Әни! Син – өебезнең нуры, барыбыз турында да кайгыртучы, безне сагынып көтеп торучы, иң беренче булып ярдәмгә килүче изге кеше. Тырышлыгың, хезмәт сөючәнлегең, кешелекле булуың белән үрнәк син. Юбилеең белән котлап, иң мөһиме, саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.

Авырмыйча гына озак яшә,

Кайгы-хәсрәт үтсен читләтеп.

Безнең белән бергә, әниебез,

Йөз яшеңне үткәр гөрләтеп.

Чал чәчләрең, маңгай сырларың

Күбәйсә дә еллар үтүгә,

Безнең өчен мәңге яшь әле син,

Картлык җиле тимәсен үзеңә.

Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың исеменнән, улларың Рафаэль һәм Ринат. Әлеге теләкләргә Чирмешәндә яшәүче туганың Мәсхүт Шәфыйков гаиләсе дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев