Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 11 июль 2020 - 08:00
    442
    0
    0

    СӘМИГУЛЛА МИНЕКӘЙ улы ГАЛИМОВка

    (Әмир авылы) 12 июльдә 60 яшь тула.

    “Татнефтепром” җәмгыятендә күп еллар хезмәт куйган ветераныбыз “Мактаулы нефтьче”исемен йөртә. Ул Ягулык министрлыгының Татарстанда нефть чыгаруның 70 еллыгы, “Татнефтепром” ААҖе оешуның 25 еллыгы уңаеннан Мактау грамоталары, Татарстанда 3 миллиард тонна нефть чыгару хөрмәтенә медаль белән бүләкләнде.

    Сәмигулла Минекәевич, сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Корычтай сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле озын гомер телибез.

    Иртә таңда чыккан кояш

    Көн дә сиңа бәхет китерсен,

    Матур булсын синең тормыш юлың,

    Кайгы җиле бер дә төшмәсен.

    Юбилееңда изге, матур хисләр

    Күңелеңдә калсын уелып,

    Тәбриклибез чын күңелдән,

    Барыбыз да бергә кушылып.

    Иң изге теләкләр белән, “Татнефтепром” җәмгыяте профсоюз комитеты һәм коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: