Котлыйбыз!
Кармыш авылында гомер итүче Әсхәт Касыйм улы Харрасовка
21 октябрьдә 80 яшь тула.
Кадерле әтиебез, бабабыз, сине олы юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер телибез. Син - олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел кеше, һәр эшне тәм табып, яратып эшлисең, тормышны яратып яшисең. Син - безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Киләчәктә дә әни белән гаилә учагыбызны сүндермичә, пар канатта, безгә терәк булып, нигезебезнең сүрелмәс нуры, туасы таңнарыбызның якты кояшы булып яшәсәгез иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт Сезгә! Алга таба да кайгы-хәсрәт күрми, балалар, оныклар бәхетенә куанып, игелекләрен күреп, һәр мизгелдән тәм табып, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын!
Ихтирам белән, сине яратып, ул-кызларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың.
Бу теләкләргә әни дә кушыла.
Нет комментариев