Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 июля 2020, 08:08

6108

0

1

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче безнең өчен кадерле һәм якын кешебез - әниебез, әбиебез

МИНҖАМАЛ МИНГАЛИМ кызы ВӘЛИЕВАга 2 июль көнне 80 яшь тулды.

Кадерле әниебез! Шушы матур бәйрәмең - олуг юбилеең белән чын күңелдән сине тәбрик итәбез.Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхмәтле, әнидән дә олы йөрәкле кеше юктыр. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, сабыр, киң күңелле, ачык йөзле, мөлаем, уңган һәм бик булган кеше.

Әти белән бергәләп, безне - биш баланы тәрбияләп, үстереп кеше иткәнсез, олы тормыш юлына аяк бастыргансыз. Һәрвакыт ничек булса да ярдәм итәргә ашкынып торасыз. Әле бүгенгесе көндә дә, Аллага шөкер, сез исән-сау, туктаусыз хәрәкәттә. Бакчасын карап, маллар асрап, кышкылыкка печәнен, мунчага себеркесен әзерләп, тәмле ризыкларыгыз белән, һәр килгән кешене ачык йөз белән каршы аласыз, озатып каласыз. Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдыгыз! Менә шундый булганыгыз өчен дә без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез! Мең рәхмәт сезгә, әти-әни!

Шушы матур бәйрәмеңдә - туган көнеңдә, олы юбилеең белән котлап, йөрәктән чыккан иң изге, иң якты һәм матур теләкләребезне юллыйбыз, әни. Сиңа шатлыклы озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туган нигезебезнең җылысын саклап, әти белән белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, безне гел шулай шатландырып, озын, матур гомер кичерегез! Әти белән бергә тормыш корып яшәвегезгә дә 60 ел тулды. Бу матур бәйрәмегез белән дә котлыйбыз сезне. Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын сезгә! Син бит, әни, безнең өчен кояш, Синнән нурлар алып яшибез. Озак яшә, әни, мәңге яшь бул Иң кадерле якын кешебез!

Иң изге теләкләр белән, кызларың, улларың, кияү-киленнәрең, 12 оныгың һәм 6 оныкчыгың. Бу теләкләргә әтиебез Һадый да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хормэтле Минжамал апа Хади абый безнен гайлэдэн дэ сезгэ ин изге телэклэр сау сэламэт булып озк тигез гомер итегез безнен очен дэ сез бик кадерле кешелэр рэхмэт яусын барсы очен дэ бергэлэп кукакка рэхим итегез куп сэлам белэн Ралиф Минзифа балалар