Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

20 октября 2020, 13:28

487

0

0

Котлыйбыз!

Кармыш авылында яшәүче Гөлия Гайсә кызы Гатина

көзнең ямьле 21 октябрь көнендә юбилеен билгеләп үтә.

Әни. Әнкәй. Әнием! Әлеге сүзне ничек кенә әйтсәк тә, анда сиңа булган бар хөрмәт һәм яратуны сыйдырып бетереп булмый. Чөнки син үзеңә бу дөньядагы иң асыл һәм күркәм сыйфатларны туплагансың, әниебез! Син — һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы һәм олы йөрәкле кеше.

Яраткан әниебез! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, бәхет алып килүче иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Әтиебез белән озак еллар буена тигезлектә, безгә терәк булып яшәргә язсын! Гел шулай көләч, ягымлы булып кал. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Сине яратып, кызларың: Гөлназ, Лилия, тормыш иптәшең Шәүкәт.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X