Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

20 июля 2018, 08:45

1071

0

1

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз

Минзакир Нуриәхмәт улы Сибгатуллинның

23 июльдә олуг юбилеен – 80 яшь тулуын билгеләп үтәбез.

Әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Бәйрәмең котлы, мөбарәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, таза-сау, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тынычлыкта яшәргә язсын. Тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын. Гел шундый шаян-шук күңелле булып кал.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әти, бергәләп!

Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,

Борчуларың эзе – ак чәчең.

Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,

Котлы булсын 80 яшең!

Иң изге теләкләр белән, балаларың Рәмилә, Рәмил-Әнисә, Резеда-Шамил,

оныкларың Фәния, Айгөл, Альберт, Әмирхан.

Әлеге теләкләргә әниебез Наилә һәм апабыз Зәйнәп,

барлык туганнар, кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X