Котлыйбыз!
Лашман авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче кадерле әниебез
Фатыйма Вагыйз кызы Гатинаның
21 августта – 60 яшьлек юбилее!
Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын -
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Сиңа рәхмәт сүзең, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәгыйль, кызларың-кияүләрең Алсу-Радик, Ләйсән-Рафис, Гүзәл-Рифат;
оныкларың Алия, Айрат, Марат, Айгөл, Эльвина.
Комментарии
0
0
С днем рождением мамочка!
0
0