Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 октября 2020, 08:01

824

0

0

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында яшәүче Сәрия Вагыйз кызы Булатованың

18 октябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, безнең өчен син гел яшь, чибәр. Бүгенге көндә әни, диеп әйтер кешебез булу - безнең өчен зур бәхет ул. Гомереңне тырыш хезмәткә - укытучылыкка багышлап, яшәешнең язылмаган кануннарын өйрәткән өчен без сиңа бик рәхмәтле. Балаларың  өчен Син йолдызларның иң яктысы, гөлләрнең хуш ислесе, эссе көндә күләгә, караңгы төндә якты ай, болытлы көндә нур сибүче кояш булып торасың. Сиңа нинди генә матур теләкләр теләсәк тә, күңел түребездә йөрткән ярату, хөрмәт, рәхмәт хисләребезне аңлатып бирә алмабыз кебек. Әтиебез белән безне кадерләп-сөеп үстергәнегез өчен олы рәхмәтләребезне кабул итегез.

Юбилеең белән котлап, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез, сиңа, әни.

Рәхмәт Синең шәфкать тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.

Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Иң изге теләкләр белән, кызларың Рәзилә, Адилә.
Әлеге теләкләргә әтиебез Тәлгать тә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X