Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 18 сентябрь 2019 - 08:15
    217
    0
    6

    Безнең өчен якты һәм илаhи зур бәйрәм!

    Иске Кади авылында яшәүче кадерле әниебез ХАЛИЛӘ СӘЛИМ кызы ЗАҺРЕТДИНОВАның

    19 сентябрьдә туган көне – 70 яшьлек юбилее.

    Әни, сине ихлас күңелдән котлыйбыз!

    Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам», дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.

    Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

    Аллаhының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр. Безне шулай hәрчак куандырып, шатландырып, кайткан саен тәмле сыең, назың белән иркәләп, әтиебез белән бергә-бергә озак еллар сау-сәламәт, күңел тынычлыгы белән, бәхет-шатлыкта, кайгы күрми яшә дә яшә әле.

    Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
    Кояш сиңа бирсен яктылык.
    Барлык балаларың, оныкларың
    Китерсеннәр бары яхшылык.
    Син бит, әни, безнең өчен кояш,
    Синнән нурлар алып яшибез.
    Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
    Иң кадерле якын кешебез.

    Иң изге теләкләр белән, балаларың: Илhам-Әлфия, Илhамия-Ренат, Илшат-Гөлүсә;

    оныкларың: Алия, Талия, Зилә, Эльвира. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: