Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

18 июня 2018, 09:15

905

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче кадерле апабыз

Тәслия Хөснелгата кызы Вилданова

19 июньдә үзенең күркәм юбилеен – 70 яшьлеген билгеләп үтте.

70 яшь күп тә кебек, аз да сыман. Бу узган еллар, гомерләр үзенең шатлык-куанычлары, шул ук вакытта якыннарын югалту ачысы белән истә калган.

Кадерле апабыз, бүгенге көндә яшьләрдән һич калышмыйча тормышыннан ямь, көч табып яши. Аның пешергән чәчәкләре хәтта башка районнарда да туй-юбилей өстәлләрен бизи, ә үстергән бакча чәчәкләре урамнарына ямь биреп тора. Апабыз җизнәбез Вәлиәхмәт белән тәртипле ике кыз үстереп, аларны олы тормышка озатып, хәзер һәрдаим аларның ярдәмен тоеп, балаларына, оныкларына дога укып яши.

Форсаттан файдаланып, безнең кадерле сеңелебез, апамның кызы

Гүзәл Гомәрованы да 17 июньдә булган
45 яшьлек юбилее белән дә тәбриклибез.

Сезгә иң якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Һәр яңа туган көн сөенечләр алып килсен, сәламәтлек сезне гомерегезнең алтын көзенә хәтле озата килсен!

Безнең киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел апабызга һәм йөзе белән якты кояш нурлары чәчеп торган акыллы, матур сеңелебезгә бәйрәм сәламнәре юллап, барлык туганнар исеменнән, сеңелегез-апагыз Халисә. Әлеге теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X