Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

18 июня 2018, 08:00

1082

0

1

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән,

Чирмешәндә яшәүче әниебез, әбиебез

Тәслия Хөснелгата кызы Вилдановага 19 июньдә 70 яшь тула.

Кадерлебез, сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

Безгә – ике балага гомер биреп, әти белән кадерләп үстердегез, тәрбияләп, укытып, тормышта үз урыныбызны табарга, кеше хакына кермичә, гадел булып яшәргә өйрәттегез. Барысы өчен дә мең рәхмәт сезгә!

Әни, бүгенге көндә дә син безгә олы киңәшче, сер сандыгы, балаларыбызның яраткан әбисе. Кайчан гына кайтсак, килсәк тә, безне тәмле тел, мул табын белән каршы аласың. Ни кызганыч, әтиебез Вәлиәхмәт кенә бу дөньядан иртә китте. Беләбез, аны бик юксынасың.

Әни! Сиңа гомернең иң озынын, имин мул тормыш, бәхетле көннәр телибез.

Әйтерсең, син якты кояш:

Һәркемгә җитә җылың.

Якыннарың белән бергә

Җырла шат тормыш җырын.

Рәхмәт, кадерлебез, мең-мең рәхмәт,

Син бик уңган һәм киң күңелле.

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,

Ходай олыласын үзеңне.

Иң изге теләкләр белән, кызларың Гүзәл, Гөлназ,
кияүләрең Марат, Фәнил, оныкларың Илсөяр, Айгөл, Ранель.
Әлеге теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X