Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

18 мая 2018, 10:00

1037

0

1

Котлыйбыз!

Чирмешәндә гомер итүче кадерле кешебезгә –
тормыш иптәшемә, әниебезгә, әбиебезгә –

Рәйханә Хәсән кызы Мортазинага

22 майда 60 яшь тула.

Кадерлебез, без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа шушы ямьле бәйрәмдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын күңелдән яратабыз!

Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, киләчәктә дә әти белән гаилә учагын сүндермичә бергә матур итеп яшәгез!

Һәрвакытта булдың өйнең яме,

Авыр чакта безгә - син терәк.

Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Әти белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез,

Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Әбүзәр,

балаларың Ильнур-Рузилә, Эльмира-Арслан,

оныкларың Раим, Сәлим һәм кода-кодагыйларыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X