Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 17 апрель 2018 - 10:00
    1531
    0
    1

    Кара Чишмә авылында гомер итүче

    Рәсыйх Касыйм улы Газизовның

    17 апрельдә туган көне.

    Кадерлебез! Синең шәфкатьле җаныңа саулык, игелекле йөрәгеңә ныклык, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы, тормыш иптәшең - Флүзәң белән озын гомер кичерүеңне, балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез. Һәрберебезне кайгыртканың, мәрхәмәтле туган булганың өчен мең рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә бергә-бергә гөрләшеп яшәргә язсын. Җаваплы хезмәтеңдә зур уңышлар, куанычлар насыйп итсен бер Ходаем.

    Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

    Тормышыңда булсын бәрәкәт.

    Олы җаның, изге күңелең өчен

    Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

    Иртәләрен сызылып аткан таңнар

    Олы шатлык алып килсеннәр.

    Картлык көннәрегез тигезлектә,

    Бәхет белән имин үтсеннәр.

    Сәламәтлек белән шатлык

    Юлдаш булсын гомергә.

    Яшик туганлыкны саклап

    Гөрләшеп бергә-бергә.

    Олы ихтирам белән,

    яратып туганнарың, Шәфыйковлар һәм Яруллиннар гаиләләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: