Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

31 мая 2021, 12:00

1235

0

0

Котлыйбыз!

Минсәгыйть Закир улы Шакировның 1 июньдә туган көне.

Кадерле туганыбыз, без сине бик тә кешелекле, ярдәмчел, итагатьле, тырыш, туган җанлы булганың өчен чиксез яратабыз. Туганлык җепләребез гомер буе нык булсын. Ходай безгә киләчәктә дә шулай очрашып, ярдәмләшеп яшәүләрне насыйп итсен. Нык, сабыр һәм түзем бул, кадерлебез. Көчең кимемәсен, сәламәтлегең нык булсын. Бердәм һәм дус булып тагын шулай гомер итәргә язсын. Киләчәктә дә якыннарыңның күңел җылысын тоеп, ихтирам-хөрмәттә, сәламәт булып еллар арты елларны уздырырга насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, туганыбыз! Бергә яшәү бик рәхәт, Ходай шушы бәхеттән аермасын.

Син булганга, бәхетле без,

Син – канат та безгә, син – терәк.

Тормыш җилләренә каршы тору

Син булганда, җиңелрәк.

Күпләр микән җирдә синең кебек

Киң күңелле, олы йөрәкле.

Хөрмәтебез сиңа чын күңелдән,

Барыбыз да сиңа рәхмәтле.

Иң изге теләкләр белән, апаң Фәгыйлә, сеңелең Гакыйлә һәм аларның балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев