Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

19 октября 2020, 08:10

565

0

0

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

МАРС НУРХАЙ улы САМАТОВка 20 октябрьдә 80 яшь тула.

Яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Үзебезне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәнең һәм өйрәтеп кенә түгел, үзең дә нәкъ шулай яшәгәнең өчен без, әтиебез, сиңа зур рәхмәтле. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар – иксез-чиксез. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең, туган нигезгә килгәндә кочак җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа, әти!

Әтиебез районыбызның төрле хуҗалык тармакларында 55 ел үз хезмәтен куйган, шуның 35 елын – җитәкче урыннарда. Әлбәттә, аның гомерендә ныклы тылы – әниебез булды. Алар пар булып 50 ел гомер иттеләр.

Әти, сезгә киләчәктә дә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын. Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп, озынозак яшә!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәридә, балаларың Венера, Әнисә, Алия-Рафаэль, оныкларың Динар, Регина, Ранэль, Асэль, Элина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев