Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 мая 2018, 10:30

1321

0

3

Котлыйбыз!

Чирмешән авылында яшәүче хөрмәтле,

якын кешебез, туганыбыз – Рамил Исмәгыйль улы Әхмәдуллинның

17 майда туган көне – 50 яшьлек юбилее.

Кадерле туганыбыз!

Бүгенгесе көндә сез, тормыш иптәшең Рушания белән, балаларыгызның шатлыгын, якыннарың-туганнарыңның күңел җылысын күреп, тормышыгызның ямен, тәмен тоеп сокландыргыч матур итеп яшисез. Гел җаваплы эштә эшләсәң дә, син һәрвакытта да эш урыныңда – хөрмәтле үрнәк җитәкче, гаиләңдә – тыныч, сабыр, акыллы тормыш иптәше, яраткан әти, дуслар, туганнар арасында – кешелекле, ярдәмчел, кайгыртучан якын дус, чын туган булып кала белдең.

Рамил туганыбыз! Сине чын күңелебездән бүгенге зур һәм якты бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз, бәхетле матур киләчәк телибез. Алдагы көннәреңдә шул матур сыйфатларың тагын да ачылып, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы белән, туганнар белән бергә булып, тормыш иптәшең Рушания белән пар, бер-берегезгә кирәк, бер-берегезгә терәк булып, балалар рәхәте күреп матур итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Сиңа булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Сине яратып, барлык туганнар
исеменнән, Чирмешән авылыннан
Әхтәм абыең, Сирень апаң.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев