Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 мая 2018, 08:31

848

0

1

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында туып-үскән,

хәзерге көндә Чирмешәндә гомер итүче кадерле кешебез

РАМИЛ ИСМӘГЫЙЛЬ улы ӘХМӘДУЛЛИНның

17 майда 50 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең- туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Ачык йөзле, туган җанлы, кешелекле булуың, ярдәмчел, бар кешенең үтенече сыя торган киң күңелең белән үрнәк һәм рәхмәтләргә ия кеше син. Синең кебек ихлас күңелле, миһербанлы, гаилә җанлы, җаваплы әтиләр сирәк. Син безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Синең акыллы, дөрес тәрбияң безгә яшәргә көч бирә, тормышта үз урыныбызны табарга өйрәтә. Рәхмәт, әти, бу дөньяда булганың өчен. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, кирәк һәм терәк булып, тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, безнең игелекләребезне күреп озын гомер кичерергә насыйп булсын!

 

Без бәхетле, әти, син булганга, 
Балалар, диеп өзелеп торганга. 
Олы рәхмәт әйтеп баш иябез , 

Синең 50 яшең тулганда. 

Тормышларның матур, ямьле чагы,
Илле яшь – ул бик тә аз әле!
Алда көтсен шатлык-куанычлар,
Чиксез бәхет, бик күп наз әле!

 

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рушания,

улларың Илһам, Эльмир

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев