Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

12 июня 2018, 09:01

1243

0

1

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче әтиебез, бабабыз

Рауфан Габделхай улы Галимовка

бүген, 13 июнь көнне 45 яшь тулды.

Туган көн ул – зур тантана!

Кушылабыз теләкләргә,

Ләкин, әти, шундый көндә,

Сиңа телибез әйтергә...

Барлык дөнья әтиләрен

Карасак чагыштырып -

Сиңа тиңне табалмабыз,

Һәм булмас алыштырып.

Синең кебек әтиләр

Җир йөзендә бик сирәк.

Син безнең зур таяныч,

Киңәшең һаман кирәк.

Авырлыкны син үткәрдең,

Чыгармыйча йөзеңә,

Синдә булган түземлеккә

Аптырыйбыз бүген дә.

Көләч йөзең, киң күңелең...

Ярдәм итү барына.

Кырык биш яшь, газиз әти,

Тормышның башы гына.

Алдагы көнеңдә, әти,

Телибез бары саулык:

Ул булса бары да булыр -

Иң кирәкле зур байлык.

Үтсен сине урап кайгы,

Чирләр һәм яман хәбәр!

Бар теләкне язар өчен

Җитмәс хәтта бер дәфтәр.

Сөекле әниебез белән

Яшәгез тигезлектә.

Тормыш юлларын үтегез

Бирешмичә бернигә.

Туган көнең белән котлап,

Барсын яздык шигырьдә.

Бүләгебезне кабул итеп,

Рөхсәт итче үбәргә.

Сине яратып, кызларың Ләйлә, Айгөл, киявең Сирин,

оныкларың Сәйдә, Самир.

Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X