Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

12 апреля 2018, 08:30

1369

0

0

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында яшәүче кадерле әтиебез

Фәтхетдин Мисбах улы Минһаҗевның

13 апрельдә олуг юбилее.

Әтиебез! Сине 90 яшь тулган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Кадерле әниебез Зәрига белән авыр мизгелләрегездә бер-берегезгә терәк булып, матур, күркәм гомер кичердегез. Балаларыгызга, оныкларыгызга куанып яшәдегез. Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдегез, шулай да, туганнарыгызга, якыннарыгызга кирәк булып, ярдәм итеп, кешеләргә гел игелек кылып яшәдегез, без сезгә мең рәхмәтлебез, кадерлеләребез. Әниебез, мәрхүмә булып, сине калдырып китсә дә, син, әти, ялгыз түгел: өзелеп яратучы балаларың, оныкларың, килен-кияүләрең, туганнарың бар.

Әтиебез, син киң күңелле, олы йөрәкле кеше. Заманында Кытайда хәрби бурычын үтәгән Ватан сакчысы да. Алга таба да борчу-авыруларга бирешмичә, без – балаларыңа киңәшче булып, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, исәнлекле-саулыклы, тыныч, хәерле гомер юллары насыйп итсен Ходай.

Юбилейда нәрсә теләсәк тә,

Алыштыра алмас саулыкны.

Аллаһ насыйп итсен, имәндәй нык,

Какшамаслык саулык-байлыкны.

Иң изге теләкләр белән, балаларың,

кияү-киленнәрең, оныкларың.

Бу теләкләргә барлык туганнарыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев