Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 июля 2021, 09:47

684

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче Дилә Мансур кызы Гыйматдинованың

28 июльдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, әни, синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын аяк-кулларың.

Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,

Япь-яшь булып калсын күңелең.

Иң изге теләкләр белән, әтиебез, кызларың-кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X