Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

14 мая 2018, 09:00

890

0

2

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче

Эльмира Әхтәм кызы Күчәрбаеваның

15 майда 50 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Сөйкемле карашың кояшка тиң -

Бар тормышың нурга күмелсен.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп, әти белән мең яшә!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең – әтиебез Рөстәм, балаларың Азамат, Динара, Лениза, кияүләрең Тәнзил, Радик, оныкларың Зөбәрҗәт, Тәбриз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев