Котлыйбыз!
Кара Чишмә авылында яшәүче Мәдхия
Мөхәммәтзыя кызы Мостафинага 15 майда 80 яшь тула.
Әниебез күп еллар авылда хат ташучы – почтальон булып эшләп, ихтирам һәм абруй казанды. Уңганлыгы-булганлыгы җырларга кушып җырларлык. Кешелекле, киң күңелле, киң холыклы, ярдәмчел, бала җанлы, туган җанлы ул.
Әни, сез безне – дүрт улыгызны, бер кызыгызны, әти белән үстереп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Син, әниебез, әле дә безнең киңәшчебез, терәгебез. Кайчан кайтсак та, якты йөз, тәмле ашлар белән каршы аласың. Үгет-нәсыйхәт биреп, догаларың белән озатасың. Күршеләреңә һәм авылдашларыңа да сүзең үтемле. Авылның ак әбисе, хөрмәтле кешесе син. Һәр көнгә, балаларың-оныкларыңа куанып, аларның игелекләрен күреп, сихәтлектә, хәерле гомер итәргә язсын.
Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа һәр көндә.
Иң изге теләкләр белән,
кызың Әминә, киявең Фәнил һәм барлык балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз, туганнарыгыз.
Нет комментариев