Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 ноября 2020, 08:00

969

0

1

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче безнең өчен якын һәм кадерле кешебез – әниебез, әбиебез

ТАТЬЯНА МИХАЙЛОВНА ХАФИЗУЛЛИНАга 5 ноябрьдә 55 яшь тула.

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Әниебез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма!

Сине яратып, балаларың Руслан-Гөлназ, Розалия-Илгиз;

оныкларың Азат, Алмаз. Әлеге теләкләргә әтиебез Җәлил дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев