Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 7 август 2018 - 11:30
    415
    0
    1

    Түбән Чегодай авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

    Шамил Шакир улы Фәсхетдиновка

    8 августта 70 яшь тула.

    Кадерле әтиебез, бабабыз! Ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.Сиңа булган рәхмәтләребезне,күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

    Әтиебез - безнең кадерлебез,

    Без бәхетле җирдә син барга.

    Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

    Туган көнең белән котларга.

    Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

    Йөрәгеңдә күптер яра да.

    Киңәшчебез, терәгебез булып,

    Озак яшә безнең арада.

    Парлап канат кагу җиңелрәк,

    Тормыш сезне ялгыз итмәсен.

    Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,

    Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

    Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,

    Котлы булсын 70 яшең!

    Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

    Әлеге теләкләргә әниебез Гөлшат, кода-кодагыйлар да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: