Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 7 июль 2018 - 09:15
    575
    0
    0

    Әмир авылында яшәүче әниебез

    Фидания Шәйхетдин кызы Кашапованың

    8 июльдә 80 яшьлек юбилее һәм

    әтиебез белән бергә гомер итүләренә 60 ел булды.

    Кадерле әниебез! Зур юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әтиебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә язсын.

    Гаилә нигезе нык син булганга гына,

    Рәхмәт синең төпле сүзеңә.

    Безгә булган изгелегең, игътибарың

    Савап булып кайтсын үзеңә!

    Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

    Сине ташламасын, әни, гомергә,

    Йортыбызны җылытучы учак,

    Нур сибүче кояш син безгә!

    Иң изге теләкләр белән, кызларың-кияүләрең:

    Дания-Альфред, Гөлүсә-Ришат, Алсу-Әсхәт, Гүзәл-Равил.

    Безнең теләкләргә оныклар, оныкчыклар, әтиебез дә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: