Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

07 апреля 2018, 10:00

893

0

2

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында яшәүче әти-әниебез –
Вагыйз Әбдрәфыйк улы һәм
Фәһимә Хәниф кызы Сафиннарның
бергә гаилә корып яшәүләренә 11 апрельдә
70 ел була.

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелебездән шушы туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур күркәм гомер кичерәсез. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, тагын озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Иртәгәсен сызылып аткан таңнар

Олы шатлык алып килсеннәр.

Картлык көннәрегез тигезлектә,

Бәхет белән имин үтсеннәр.

Тагын бик күп еллар тигезлектә,

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Иң изге теләкләр белән, улларыгыз, киленнәрегез,
оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев